Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр Татарстанның 34 районының 329 ишегалдында башланды

2021 елда барлыгы 40 муниципалитетта 831 ишегалды тулысынча җәйге җиһаз белән тәэмин ителәчәк.

Хәзерге вакытта 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Татарстанның 34 муниципалитетының 329 ишегалдында эшләр бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә программа кураторы Венера Камалова хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Якындагы ике атнада тагын 87 ишегалдында эшләр башланачак. Шулай итеп, эшләр 416 ишегалдында барачак. Бу 2021 елда ремонт планлаштырылган ишегалларының гомуми саныннан 40% тәшкил итә», — диде докладчы.
2021 елда барлыгы 40 муниципалитетта 831 ишегалды тулысынча җәйге җиһаз белән тәэмин ителәчәк. Аны июль уртасыннан башлап урнаштыра башлау күздә тотыла, дип аңлатты Венера Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев