Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Безнең ишегалды” программасы экспертлары йорт янындагы машиналар проблемасы турында фикер алышачак

Архитектура һәм урбанистика буенча белгечләр онлайн рәвештә 1 майда 17 сәгатьтә очраша.

Татарстан ишегалларында парковкалар проблемасы турында урбанист, “Город для людей” (“Кешеләр өчен шәһәр”) популяр блогы авторы Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторының урынбасары, Транспорт планлаштыру бюросы кураторы Тимур Кадыйров туры эфирда фикер алышачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Онлайн-фикер алышу бүген, 1 май көнне, 17 сәгатьтә Ютубта узачак.

Спикерлар совет чорында ишегаллары ничек машиналар белән тула башлаганын, хәзер йортлар янында ни өчен парковка урыннары җитмәү һәм бу проблеманы ничек хәл итеп булачагы турында сөйләячәкләр.

Экспертлар шулай ук шәһәрдә нинди үзгәрешләр шәһәр халкының уңайлылыгын һәм югары мобильлеген тәэмин итә алыр дигән сорауга да җавап бирәчәк. 

“Безнең ишегалды” программасы сайты һәм кайнар линиягә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр  буенча, Татарстанда яшәүчеләр өчен парковка урыннары иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып тора. 

Президент программасы кысаларында онлайн-лекцияләр курсы бер атна элек башланып китте. Проектның беренче спикеры Денис Ромодин булды. Безнең ишегалларының тарихы лекциянең язмасын Ютуб каналында карарга  була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев