Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Алабугада «Легендалар җире» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә 20 февральдән 21 мартка кадәр эшләячәк.

20 февральдә сәгать 14.00дә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында Сарапул тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан (Сарапул шәһәре, Удмуртия Республикасы) «Легендалар җире» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә рус, татар, башкорт, удмурт, мариларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштырачак. Экспозиция биш бүлектән тора, анда 350ләп экспонат тәкъдим ителгән. Бу традицион зәркән бизәнү әйберләре, музыка кораллары, милли костюмнар, кием-салым һәм көнкүреш әйберләре, XIX-XX гасыр урталарында өй җиһазлары, хезмәт кораллары, торак макеты-реконструкциясе, шулай ук китаплар, фоторәсемнәр һәм башкалар.
Совет рәссамы Николай Косолаповның (1899-1974) көндәлек крестьян тормышыннан жанр сәхнәләре белән график эшләре күргәзмәгә матур өстәмә булачак.
Күргәзмә 20 февральдән 21 мартка кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев