Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген – Гашүрә көне

Бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сүрәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашүрә көненең фазыйләтләрен аңлатты.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөкатдәс мөхәррәм аенда бер олы көн - Гашүрә көне бар. Ул мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 13 ноябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: "Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз", - дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга: "Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак", - дип җавап биргән.

Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашүрә көнендә башка күп кенә бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һ. б.

Мөхәррәм ае да рәҗәп, рамазан айлары кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашүрә көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе - рәттән өч көн ураза тоту. Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: "Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?" - дип сорагач, ул: "Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр", - дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сүрәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала.

Аллаһ Раббыбыздан гөнаһларыбызны ярлыкавын өмет итеп, мөхәррәм аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булса иде, Аның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә иде", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев