Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды

Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.

Бүген Казанда Язучылар берлегенең XIX съезды узды. Бу хакта «Шәһри Казан» газетасы сайты хәбәр итә. Ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үткәрелде. Съезд дүрт елга бер тапкыр үткәрелә. Ул быел Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә бер үк вакытта үткәрелде. Элемтә интернет платформа аша булдырылды.

«Съезд өч мәйданчыкта эшләсә дә, бер сулышта уза. 231 язучыбыз мандат алды — кворум бар», — дип игълан итте Берлек рәисе Данил Салихов.

Ике корылтай арасында Татарстанда 46 язучы вафат булган. Корылтайда катнашучылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев