Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен тәкъдим иттеләр

Күргәзмәгә экспонатны шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова биргән.

Бүген ТРның Милли музеенда Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен тәкъдим иттеләр. Экспонатны 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә генә күрергә мөмкин. Әлеге уникаль экспонатларны шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова тәкъдим итте. Элек алар архивларда булган.

Моабит дәфтәрләре — шагыйрьнең Моабит төрмәсендә иҗат иткән әсәрләре циклы. Дәфтәрләрнең төп нөсхәләрен ел саен 15 февральдә Татарстанның Милли музеенда һәркем күрә ала.

Тантаналы чара ахырында Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы скрипкада һәм фортепиано уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев