Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген республикада 33 градуска кадәр эссе булачак

Татарстанда атна дәвамында һава температурасы 35 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.

Бүген Татарстанда 28 дән 33 градуска кадәр эссе һава торышы булачак.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, республикада коры һәм эссе һава торышы урнаша. Алмашынучан болытлы һава була, явым-төшем ихтималы аз, дип яза Шәһри Казан.

Атна дәвамында температура 35 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. 23 июньдә көндез бераз яңгыр булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев