Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районы комбайнчылары белән күреште

Татарстан башлыгы Костенеево авыл җирлегендә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, көне-төне иген җыючы комбайнчылар белән аралашты.

Һава торышы мөмкинлек бирмәгәнлектән, быел урып-җыю эшенә соңрак керештеләр. Район буенча 13,2 процент мәйданда уңыш җыеп алынган инде, уртача уңыш гектарына 34 центнер тәшкил итә.

- Быел урып-җыю эшенә гадәттәгедән соңрак керешсәк тә, нәтиҗәләр дә яхшы, вакытында, ягъни 15нче сентябрьгә төгәлләргә дә планлаштырабыз, - ди авыл хуҗалыгы предприятиясе директоры Илнур Фәйзуллин.

ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов 23нче августка кадәр көннең игенчеләр өчен уңайлы буласын фаразлый һәм бу көннәргә яхшы өмет баглый.

- Шушы 10 көндә уңышның күп өлешен җыеп алырга кирәк, - диде ул.

Президент көзге чәчүгә ашламалар өчен республикадан 1 миллиард акча бүленеп биреләчәге турында әйтте. Республика башлыгы шулай ук комбайнчыларның эш көне, аларның туклану шартлары турында сорашты.

- Нәтиҗәләрегез яхшы, алга таба да шулай булсын, - диде.

Аннары ул кунаклар белән мәктәпне карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев