Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 26 яңа очрагы расланган

Алабугада яңа очраклар теркәлмәгән.

Республикадагы яңа очракларның 1се – читтән кертелгән, 25е – авырулар белән элемтәләр нәтиҗәсе. 4 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1, 18дән 30га кадәр – 3, 30дан 50гә кадәр – 13, 50дән 60ка кадәр – 3, 60тан 70кә кадәр – 2, 70тән 80гә кадәр – 2, 80нән 90га кадәр – 2, 90 яшьтән өлкәнрәк – 0.

Шәһәр һәм районнар буенча: Казан – 12, Яр Чаллы – 1, Әлмәт – 1, Арча – 1, Балтач – 1, Биектау – 2, Яшел Үзән – 1, Кукмара – 1, Түбән Кама – 1, Питрәч – 3, Ютазы – 2.

5 сентябрьгә Татарстанда 6644 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Бу вакыт эчендә 5512 кеше савыккан, шул исәптән 23е – узган тәүлектә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев