Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды

Прививка ясатуга республикада яшәүче һәркем языла ала.

Бүген Татарстанда короновирустан массакүләм вакцинация башланды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, Covid-19га каршы прививка ясатырга теләүчеләр аны яшәү урыны буенча поликлиникага барып куйдыра ала. 

Исегезгә төшерәбез, «Спутник V» вакцинасының бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән, ачылганнан соң аны бары тик ике сәгать кенә сакларга мөмкин. Шуңа күрә татарстанлылар прививка ясатуга язылганнан соң җаваплылык саклап, поликлиникага вакытында килүләре сорала. 

«Спутник V» — ике фазалы вакцина, беренче тапкыр прививка ясатып 21 көн узганнан соң яңадан килергә кирәк. Ике фаза арасында ОРВИ билгеләре барлыкка килгән очракта, вакцинацияне туктатып торырга киңәш ителә. 

Короновируска каршы тәнчекләр икенче прививканы ясатканнан соң ике атна үткәч барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев