Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бүгеннән «Тәртип FM» радиосы тапшыруларын Яр Чаллы шәһәрендә 90,2 ешлыгында тыңлап була

Моңа кадәр Чаллыда яшәүчеләр тапшыруларны бары тик интернеттан гына тыңлый ала иде

Татар телендә чыга торган «Тәртип FM» радиосы тапшыруларын бүгеннән башлап тәүлек әйләнәсендә Яр Чаллы шәһәрендә 90,2 ешлыгында тыңлап була. Моңа кадәр Чаллыда яшәүчеләр тапшыруларны бары тик интернетта гына тыңлый ала иде.
Дүрт елга якын әлеге тапшырулар чикләнгән сәгатьләрдә «Болгар» радиосы эфирында чыгып килде. 
2020 елның августында Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Тәртип» радиосы Казанда 93,1 FM ешлыгында һәм 28 августтан Чаллыда 90,2 FM ешлыгында тәүлек буе эшли башлады. Радио "Татмедиа«АҖнә керә. 
Медиакомпания генераль директоры Шамил Садыйков Чаллыга шундый бүләк ясаганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. 
«Тәртип FM» ның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлев билгеләп үткәнчә, радиопрограммалар форматы элеккечә калачак.
«Аның девизы да «үткән белән көткән арасында күпер салу» дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев