Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Билетсыз, ял булмаячак

“Түбән Кама” милли паркына керү түләүле булачак.

1995 елның 14 мартыннан 33-ФЗ санлы “Махсус саклана торган табигый территорияләр турында” Федераль Законының 15 маддәсе 6 пункты нигезендә, физик затларның милли паркларда булуы әлеге парк белән идарә итә торган федераль дәүләт бюджет оешмасы яисә милли парклар территориясе кайсы башкарма хакимият карамагында булса, шуның  федераль органы ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.

− Бу закон күнегелмәгән, һәм аның күп кичерешләр уятуы аңлашыла. Шуңа да карамастан, ул − федераль дәрәҗәдә канун таләбе, без аңа буйсынырга тиеш. Махсус сакланыла торган табигый урыннарда булган өчен акча алу бөтен дөньяда күптәннән бар. Россиянең күп кенә милли паркларында андый закон проекты тулы көченә кергән. Озакламый ул “Түбән Кама” милли паркына да кертеләчәк, − диде милли парк юристы Чулпан Гомәрова.

Исегезгә төшерәбез, “Түбән Кама” безнең якның тыюлыклы табигатен саклау максатында оешкан, махсус саклана торган территория, ул халык милеге булып тора. Паркта Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртип анда йөрергә мөмкинлек бирә. Илдә экология туристлыгы  кискен үсә башлауга, паркларга килүчеләр саны сизелерлек артты.

− Җайга салынмаган туризм һәм бер урынга күп көч килү тыюлыклы табигатькә зыян салды, һәм әлеге түләүне махсус саклана торган табигый комплексларга әлеге территорияләрдә булып китүчеләр тарафыннан салынган зыянны кайтару дип санау мантыйкка ярашлы булыр иде. Туристлар йөргәннән кергән акчаны парк эшчәнлеген тәэмин итү, аны төзекләндерү һәм карап тоту, урманнарны янгыннан саклау, шулай ук  табигатьне саклауның башка чараларына тоту планлаштырыла, − дип аңлата юрист.

2015 елның 8 апрелендә РФ Табигать министрлыгы тарафыннан “Физик затларның туризм һәм ял максатларында милли парк территорияләренә керүе өчен алына торган түләүне билгеләү Тәртибен раслау турында” 174 санлы ведомство боерыгы чыгарылган иде. Шул рәвешле, һәр парк өчен түләүне билгеләү тәртибе һәр парк өчен федераль дәрәҗәдә эшләнә. “Түбән Кама” милли паркы тарафыннан аның территориясендә булуның максаты һәм вакытына, шулай ук анда килүчеләр төренә бәйле рәвештә  аерымланган түләү күләме тәкъдим ителгән. “Физик затларның туризм һәм ял максатларында милли парк территорияләренә керүе өчен алына торган түләүне билгеләү Тәртибе” нигезендә “Түбән Кама” милли паркында булу өчен түләү күләме 50 сум күләмендә билгеләнгән.

− Милли парк территориясендә урнашкан күчемсез объект ияләре һәм гамәлдәге законнар белән рәсмиләштерелгән җир мөнәсәбәтләре (аренда килешүе) хуҗалары бушлай керү хокукына ия, шулай ук Рөхсәт бирү һәм түләү Тәртибенә кертелгән физик затларның социаль чикләнгән төрләре бушлай яисә тулы булмаган түләү хакына милли парк территориясендә була ала.

Туризм һәм ял максатларында парк территориясендә йөрү өчен түләү ял урыннарыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Әмма милли паркка керүгә рөхсәт тыюлыклы һәм махсус саклана торган урыннарда булу хокукын бирми.  Туристлар рекреация зонасында гына йөри ала. Керүгә түләү шулай ук милли парк тәкъдим итә торган түләүле хезмәтләрдән түләүсез файдалану хокукын бирми. Милли парккта йөрүгә рөхсәт бирү тәртибен  оптимизацияләү максатларында, рөхсәтне визит-үзәкләрдә, урманчылыкларда һәм рекреацион оешмалар белән килешү нигезендә  бирәчәкләр, − дип хәбәр итә Чулпан Гомәрова.

“Түбән Кама” милли паркында рөхсәт бирү һәм түләү Тәртибе әлегә РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында эшләп бетерелүдә. Парк территориясенең шәһәрләр һәм сәнәгый комплексларның миллионлаган агломераты арасында урнашкан булуын, нык үскән юллар челтәре һәм рекреациягә югары авырлыкны исәптә тотып, туристлар һәм җирле халык яңа кагыйдәләрне кертүгә бәйле кыенлыклар тоймасынга, парк белгечләре алдында яңалыкларны кертү буенча гаять зур эш тора.

− Башлангыч этапта рөхсәт документлары булмаганнарны административ җаваплылыкка тарту планлаштырылмый, алар белән кисәтү рәвешендәге әңгәмәләр үткәрергә кирәк булыр, − ди милли парк юристы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев