Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Биш балалылар, белми калмагыз!

Авылларга баргач, ике катлы мәһабәт йортка ишарәләп, күп балалы гаилә өчен дәүләт ярдәме белән төзелде, диләр. Мондый дәүләт ярдәменнән кемнәр файдалана ала, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының аппарат җитәкчесе Рамия Салих кызы Әхмәтҗанова белән әнә шул хакта сөйләштек

– Рамия Салиховна, күп балалы гаиләләрне тораклы итү программасы кайчан эшли башлады һәм ул нинди максатны күз уңында тота?

 
– Республикада яшәүче күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү ниятеннән 2008 елда махсус программа эшли башлады. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге программа безнең республикада гына гамәлдә. Без аны Министрлар Кабинетының 2007 елның 18 де­кабрендә кабул ителгән 732 нче номерлы карарына таянып тормышка ашырабыз.

 
– Ачыклап китик әле: хәзер күп балалы гаилә булып, өч һәм аннан да күп баласы булганнар санала. Республикада андыйлар бик күп. Программада барысы да катнаша аламы? Гаи­ләдә ничә бала булу шарт итеп куелган?


– Бу программада биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр катнаша ала. Балаларның балигълык яшенә җитмәгән һәм әти-әниләре белән бер түбә астында яшәгән булулары шарт. Әгәр дә бала 18 яшьтән узган һәм тормыш корып, үзләре әти-әни булганнар икән, ул башка гаилә булып санала.


– Яңа куышлы булу өчен, иң беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?


– Районның башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә. Алар, программа турында аңлатып, ки­рәк булган документлар исемлеген бирә. Гаилә тиешле язуларны туплап бетергәч, башкарма комитет программаның дәүләт заказчысы булган республиканың Тө­зелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мохтаҗ дип табылган гаилә­нең мәгълүматларын җибәрә. Министрлык, үз чиратында, Татарстанда яшәүче торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булган күп балалы гаиләләрнең гомуми чиратын алып бара. Алардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бү­ген республикада 900ләп гаилә чиратта тора. Ел саен 50ләп гаилә программа нигезендә яңа фатирлы була. Министрлык исемлекне безнең фондка да җибәрә. Чираты җиткән гаиләгә сертификатны министрлык бирә.


– Гаиләгә торак биргәндә моңа кадәр булган торак исәпкә алынамы?


– Билгеле, исәпкә алына. Яңа фатирның мәйданы, шулай ук биреләсе сертификат суммасы да моңа кадәр булган торакка бәйле.


– Чират җитүен кемнән бе­лергә?


– Бу хакта җирлектәге башкарма комитет хәбәр итә. Төзелеш чыгымнарын каплар өчен бирелә торган сертификат 9 ай дәвамында үз көчендә була. Шушы вакыт эчен­дә гаилә үзенә туры килгән торакны сайлап алып, дәүләттән биргән акчаны фатир сатып алу яки яңа­сын төзү өчен тотарга тиеш.


– Әлеге сертификатка респу­бликаның теләсә кайсы почмагыннан торак алырга буламы?

– Программа буенча торак алу бары тик теркәлгән урыннан, чиратка баскан җирдән генә каралган.

– Гаилә базардагы икенчел йортны сатып алырга тели икән, бу очракта нишләргә?

– Төрле вариантлар каралырга мөмкин. Торак, беренче чиратта, фонд аша төзелә торган йортлардан сайлана. Теләгәне табылмаса, икенчел базардан сайлап алу хокукы да бар. Бу эшләр шулай ук фонд аша башкарыла. Әгәр дә гаиләнең шәхси йортта яшәү теләге булса, башкарма комитет җир бүлеп биргән очракта, без йорт та төзи алабыз. 2008 елдан алып бүгенгәчә фонд аша 371 күп балалы гаилә үзенең торагын яхшырта алды. Быел планда 44 гаиләне яңа куышлы итү. Быелдан башлап шундый яңалык керттек: күп балалы гаилә буларак торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр кайдан һәм нинди торак алырга теләүләрен ел башында ук башкарма комитетка хәбәр итеп куярга тиешләр. Бу безгә эшне алдан планлаштыру өчен кирәк. Бары шул вакытта гына гаиләләрне уңайлы торак белән вакытында тәэмин итеп була.

ЧЫГАНАК: http://www.tulachi.ru/tt/news-all-world/item/10418-bish-balalyilar-belmi-kalmagyiz.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев