Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Биш меңнән артык алабугалы ГТО значокларына ия

ГТО нормативларын күбрәк яшьләр һәм өлкәннәр тапшыра.

Советлар Союзында ГТО аббревиатурасын һәркем белә иде. Хәзер бу хәрәкәт бөтен ил буенча торгызыла. «Хезмәткә һәм саклауга әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нәрсә ул һәм алабугалылар аны ничек тапшыра?
Алабуга районында ГТО Тестлаштыру үзәге җитәкчесе Мария Хөрмәтуллина сөйләгәнчә, Алабуга районында ГТО нормативларын 2015 елдан 5 мең 158 кеше тапшырган. Әмма, кызганыч, бу сан бик аз.
— ГТО нормативларын яшьләр һәм өлкәннәр тапшыра. Өлкән яшьтәге кешеләргә бик кызык, алар өчен бу бәйрәм кебек — киләләр, аралашалар, яшьлекләрен искә алалар. 35 яшьтән 55 яшькә кадәрге кешеләрне нормативлар тапшыруга җәлеп итү авыррак, — ди Мария Хөрмәтуллина.
Бик күңелсез хәл бу, чөнки ГТО вакытында тапшырыла торган нормативлар мускулларның барлык төркемнәренә юнәлдерелгән һәм кешенең гомумфизик хәзерлегенә яхшы йогынты ясый, ләкин моны барысы да аңламый.
ГТО комплексы нәрсәдән гыйбарәт? Ул төрле яшь төркемнәрен — 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк вәкилләрнең — алтын, көмеш, бронза «Хезмәткә һәм саклауга әзер» аерымлык билгесенә туры килә торган өч дәрәҗә буенча билгеләнгән норматив таләпләрне үтәүләрен күздә тота.
Барлыгы 11 яшь баскычы исәпләнә. Мәҗбүри дисциплиналар: җиңел атлетика, турникта күтәрелү, гер күтәрү. Сайлап алына торганнары: йөзү, чаңгы, скандинавия йөреше һәм башка төрләр. Барлыгы — 25 дисциплина.
— ГТО нормаларын тапшыру өчен, беренче чиратта, www.gto.ru сайтында теркәлергә һәм шәхси номер алырга кирәк. Шуннан соң табиб рөхсәтен алу зарур. ГТО — спорт дисциплиналары, шуңа да, бәлки, сәламәтлеккә каршы күрсәткечләр бардыр. Бу адымнарны узгач, Тестлаштыру үзәгенә килеп, язылырга яки 8-917-235-25-59, 3-56-05 номерлары буенча шалтыратырга була. Нормативлар тапшыруның сезнең өчен дә, безнең өчен дә уңайлы көнен сайлаячакбыз. Комплекс берничә этаптан тора, чөнки нормативлар күп, һәм бер көн эчендә барысын да үтәве авыр, − дип аңлатты Алабуга районында ГТО Тестлаштыру үзәге җитәкчесе.
ГТО нормаларын үтәгән өчен алырга мөмкин булган матур билгеләрдән тыш, комплексны тапшыруның мәктәп укучылары өчен өстенлеге дә бар. Югары уку йортларына укырга кергәндә ГТО значокларына баллар өстәлә, бу, әлбәттә, артык булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев