Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Биш үсмер һәлак булган

Туган көн бәйрәм иткәннән соң, биш үсмер авариядә һәлак булган

Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә үсмерләр утырган машина агачка бәрелгән. Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 18 апрельдә иртәнге дүртләр тирәсендә була. Hyundai машинасы белән 2007 елда туган малай идарә итә. Салонда балигъ булмаган алты бала була. 
Якынча версия буенча, машина агачка бәрелгән.

Җинаять эше ачылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Ростов өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Яшьләр җомга көнне дус малайның туган көнен уздырырга җыелалар. Бәйрәм шимбә көнне дә дәвам итә. Аннары туган көнен уздырган 14 яшьлек малай машинага руленә утырып, чыгып китәләр. Агачка бәрелгәндә машина бик зур тизлек белән бара торган була. Биш үсмер урында ук үлә, диелә бу хәбәрдә.

Авария вакытында салонда 13-15 яшьлек өч малай, 14-15 яшьлек ике кыз була. Исән калган малайның хәле бик катлаулы дип бәяләнә.

РЕН ТВ каналы салонда булган балалар исемлеген чыгарды.

Илья Е. (14 яшь, машина белән идарә иткән, үлгән);
Алина В. (14 яшь, үлгән);
Никита Л. (13 яшь, үлгән);
Мелек М. (15 яшь, үлгән);
Ольга Г. (15 яшь, үлгән);
Максим С. (15 яшь, имгәнгән). 
Соңрак бу машина эчендә төшерелгән видео да чыкты. Балалар фаҗигагә кадәр видео төшергән. бу кадрларны исән калган Максим социаль челтәрләргә куйган.

Ролик 03.00 сәгатьтә челтәргә чыккан. Авария 04.30 сәгатьтә булган. Кадрларда юл күренә, көчле музыка тавышы ишетелә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев