Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Болгар урамындагы 20 нче йортта күп кан югалтудан һәлак булган хатын-кыз мәете табылды

Соңгы арада халыкта "Могҗизалар кыры" дип аталган мәхәллә полиция һәм тикшерү комитеты сводкаларында еш кына җинаять урыны буларак телгә алына.

Әле күптән түгел шәһәр газеталары билгесез ир-атның хатын-кызга карата җенси характерда көч кулланганы турында язып чыккан иде. Берничә көн үтүгә тикшерү комитеты хезмәткәрләре бу микрорайонга янәдән килергә мәҗбүр булды. Бу юлы инде биредә авыр җинаять булуы ачыклана. Мәхәллә йортларындагы бер фатирда 26 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Кызның пычак ярасыннан күп кан югалту нәтиҗәсендә һәлак булуы ачыклана. Мәетне кыз сөяркәсенең әнисе таба.

Һәлак булган хатын-кызның 34 яшьлек сөяркәсе бер тәүлектән соң тоткарлана.

Җинаятьтә шикләнүче ирнең әлеге вакыйга буенча үз фикере бар. Кайчандыр ул зарарланган очракта үлемгә китерергә мөмкин булган артерияне кызга күрсәткән булган. Имеш, кыз, шуны истә тотып, көнләшүдән яраны үзенә-үзе ясаган булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев