Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Большаков Конституциягә төзәтмә турында: Бу – сәясәтне чынбарлыкка яраштырып көйләү

Россиянең Төп законына чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы пункт өстәләчәк.

Россия Конституциясенә чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы төзәтмә кертү бу өлкәдә дәүләт сәясәтен яңача көйләү хакында сөйли, дип саный КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Без рус телле диаспораларның потенциалы бетүен аңларга тиеш. Кешеләрнең безнең территориягә күпләп килүе икеле. Бүгенге чынбарлык шундый ки, без чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән хезмәттәшлек итәргә тиеш,диде галим.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиягә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерергә, аларның ил икътисады, мәдәнияте һәм башка өлкәләренә өлеш кертәчәгенә ышанырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев