Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» фестивале ни белән гаҗәпләндерер

Быел дүрт концертлы кич көтелә.

Быел Владимир Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара фестивале тагын булачак. 
Фестиваль open-air форматында Шишкин буаларында 15-18 июльдә узачак. Пандемия аркасында, былтыр ул булмый калды. 
Дүрт концертлы кич көтелә, 12 сәгать музыка яңгыраячак, 200гә якын катнашучы булачак, «Кентавр» ат спорты мәктәбе чыгышы, 4 спектакль күренеше, Алабуга музей-ядкарьлегендә 2 камера концерты, яшь музыкантларның көндезге 2 чыгышы, пианист Юрий Мартыновтан мастер-класс һәм башкалар буласы. Беренче мәртәбә сәхнәгә 17 яшь музыкант чыгачак — алар Россия Федерациясе, Голландия, Кытайдан килгән күпсанлы россия һәм халыкара музыкаль конкурсларда җиңүчеләр. 
− Борис Березовский музыкантларның яшь буынының Алабуганы белүен, классик музыканы ярата торган шәһәр буларак, бирегә килүен телим, дип әйтте, − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко. 
Фестивальдә Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, Юрий Мартынов катнашачак, һәр кичне тамашачыларны искиткеч музыкант Олег Аккуратов сөендерәчәк, РФ халык артисты Сергей Шәкуров фестивальнең икенче көнендә шигырьләр сөйләп, җырлаячак, Michael Gutman Tango Quartet квартеты (Бельгия, Франция, Израиль), танылган виолончелист Александр Князев тагын киләчәк, Horizons, Crystal Trio төркеме беренче тапкыр булачак, һәр кич сәхнәдә Игорь Лерманның камера оркестры уйнаячак, шулай ук уникаль коллектив — Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры, La Primavera Казан камера оркестры, «Мадригал» Мәскәү филармониясе солистлары ансамбле, Самарадан «Вольница» казак җыры ансамбле, «Губернаторский» Ульяновск дәүләт академия симфоник оркестры булачак, Константин Емельянов (Мәскәү), Мариинск театры солисткасы Айгөл Хисмәтуллина (Санкт-Петербург), Эллина Пак (Мәскәү), арфачы София Каландадзе (Мәскәү) киләчәк. Аларның күбесе алабугалы тамашачыларга таныш инде. 
Шулай ук фестиваль барышында «Иҗат лабораториясе» узачак. 
Әйтергә кирәк чарада битлек режимы саклана, санитайзерлар белән 4 пункт эшләячәк, онытып калдыручылар өчен шунда битлек алып булачак. Волонтерлар термометрия үткәреп, социаль дистанция саклануын карап торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев