Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясату тәҗрибәсе белән уртаклашты

Танылган сәясәтче, медицина фәннәре докторы, врач-психиатр Борис Менделевич короновируска каршы прививка ясаткан.

Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич республика сәясәтчеләреннән беренче булып яңа вируска каршы прививка куйдырган. Бу хакта Татар-информ агентлыгы яза. 

Менделевич сүзләренчә, вакцинация тормышларны инфекцияләрдән саклап калучы төп ысул. Галим «Спутник V» прививкасыннан соң үзендә бернинди тискәре йогынты сизмәгән. Икенче фаза беренчесе кебек үк яхшы узган. 

«Хәлем үзгәрмәде. Антитәнчекләрне ясаттым, анализ нәтиҗәсе буенча миндә алар бар», — дип сөйләде ул. 

Вакцинация ирекле рәвештә ясала. Республикага инде «Спутник V» вакцинасының 13,4 мең дозасы кайткан. 

Алабугалылар короновируска каршы прививканы шәһәр поликлиникасында ясата ала. Моның өчен шифаханәнең прививка кабинетына 4-41-28 телефоны буенча шалтыратып алдын язылырга була. Язылу дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00дән 15.00гә кадәр башкарыла, шимбә көнне язылу вакыты 8.00-12.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев