Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бәрәңге, кишер һәм ит! Ярминкәгә рәхим ит!

Моннан тыш көзге ярминкәдә кәбестә, чөгендер, каз-үрдәк-тавык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак. Алабугалылар бу ярминкә өчен инде акча да җыйнап куйган.

Ярминкә 21 сентябрьдә башланып, 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен һәм ит ризыкларын һәр шимбә көнне иртәнге 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.

Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча үткәрелә:

- Мәрҗәни урамы, 34 нче йорт ("Мираж" сәүдә үзәге);

- Нефтьчеләр проспекты, 10 нчы йорт ("Базар" җәмгыяте);

- Интернациональ урамы, 2 нче йорт ("Үзәк базар" территориясе).

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен Тукай урамындагы 40 нчы йорт ишегалдында һәм Казан урамындагы 46 нчы йорт янындагы "Яшелчә" кибете янәшәсендә машиналардан сату оештырыла.

Үз продукцияләрен авыл хуҗалыклары, сәүдә, азык-төлек һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре тәкъдим итәчәк.

Ярминкә вакытында печән, салам, тирес һәм терлек сатарга теләүчеләр авыл хуҗалыгы идарәсенә 7-39-12 номеры буенча шылтыратып заявка бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев