Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатлары татар халкына мөрәҗәгать кабул итте

"Милләтнең көче - халык бердәмлегендә!" - диелә мөрәҗәгатьтә. Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатлары пленар утырышта татар халкына мөрәҗәгать кабул итте. "Кадерле милләттәшләр! Татар халкы - күпгасырлык тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган дәүләтле халык. Бөтен җиһан буйлап таралып яшәгән татарлар һәркайда төрле халык вәкилләре белән дус яшәргә, тынычлыкны...

"Милләтнең көче - халык бердәмлегендә!" - диелә мөрәҗәгатьтә. Бөтендөнья татар конгрессы VI съезды делегатлары пленар утырышта татар халкына мөрәҗәгать кабул итте. "Кадерле милләттәшләр! Татар халкы - күпгасырлык тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган дәүләтле халык. Бөтен җиһан буйлап таралып яшәгән татарлар һәркайда төрле халык вәкилләре белән дус яшәргә, тынычлыкны һәм татулыкны сакларга омтыла. Бу - безнең халыкка хас төп үзенчәлек. Ата-бабаларыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, яшь буыннарга җиткергән хәлдә генә без үзебезне бердәм милләт итеп хис итәбез. Гасырлар дәвамында зур югалтулар һәм олуг җиңүләр аша камиллеккә һәм яңа казанышларга ирешеп ныгыган татар рухы безне берләштерә һәм бербөтен булып яшәргә көч бирә. Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге формалашу чорында чирек гасыр дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы олы юл үтте. Ул юлның әһәмияте һәм нәтиҗәсе - бәһаләп бетергесез. Дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар, төп үзенчәлекләрен югалтмыйча, үзара берләшә алды. Россия Федерациясе - ныклы үсештә булган көчле дәүләт. Ул - безнең тарихи Ватаныбыз, биредә, күпмилләтле уртак гаиләбездә, халыкларга яшәү һәм хезмәт итү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бары тик көчле Россия генә Татарстанның киләчәктә уңышлары һәм татар халкының этник-мәдәни үсеше нигезе булып тора. Татар халкының абруе күп очракта республикабызның һәм аерым ватандашларыбызның төрле өлкәләрдәге казанышларына бәйле. Алар - безнең горурлыгыбыз. Татар халкының һәм Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкларның эш сөючәнлеге һәм фидакарь хезмәте югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең танылган лидерларыннан һәм алдынгы үсештә булган субъектларыннан берсе, ул халыкара мөнәсәбәтләрдә актив катнашучы. Гомуми глобальләшү һәм дөньяви мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе татар халкы өчен дә олы сынау ул. Мондый шартларда борынгыдан килгән мирасыбызны саклау, арттыру, киләсе буыннарга тапшыру өстәмә кыенлыклар тудыра. Шуңа да телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, рухи мирасыбызны, тарихыбызны саклап калу һәм аны балаларыбызга тапшыруның заманча юлларын эзләп табу бик мөһим. Төп максатыбыз - милли үзенчәлегебезне югалтмау һәм моның өчен һәркем үз көченнән килгәннең барысын да эшләргә бурычлы. Кадерле милләттәшләр! Бердәм булып, бөтен дөнья татарлары үзара ярдәмләшеп яшәсәк, тарихи һәм рухи ватаныбыз Татарстан белән бергә булсак кына, юлыбыздагы бөтен авырлыкларны җиңәрбез, югары максатларга ирешербез, дип ышанабыз. Милләтнең көче - халык бердәмлегендә!", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев