Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бу атнада Татарстанда эссе һава торышы сакланачак

Урыны белән яңгыр һәм яшен булырга мөмкин.

Бу атнада Татарстанда эссе һава торышы сакланачак, температура +31 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Әмма урыны белән яңгырлар һәм яшеннәр булачак, диелә ТР Гидрометүзәге сайтындагы хәбәрдә.

Синоптиклар фаразы буенча, бүген, сишәмбе, 13 июльдә һава шартлары начараячак: кыска вакытлы, аерым районнарда көчле яңгырлар, яшен һәм боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, көндез һәм кич белән ул 24 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә температура +11 +16Ска кадәр, көнбатыш районнарда +19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез синоптиклар һава торышы +26дан алып +31Ска кадәр күтәрелер дип фаразлыйлар.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 14 һәм 15 июльдә, Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә. 14 июльдә көчле җил булачак, яшенле яңгыр вакытында җилнең көче секундына 15-22 метрга кадәр җитәчәк, республиканың аерым районнарында боз явуы бар. Төнлә +14...+19°С, көндез +25тән алып +30°Ска кадәр булыр дип фаразлана.

ТР Гидрометүзәгенең алдан фаразы буенча, җомга һәм шимбә, 16-17 июльдә, Татарстанда яшенле яңгырлар белән тотрыклы һава торышы сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев