Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бу елның 5 аенда 600гә якын алабугалы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнаштырылган

29нчы июньгә Алабуга районында 494 эшсез кеше теркәлгән.

Әгәр 2021 елның 1 гыйнварына Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 мең 250 эшсез кеше теркәлгән булса, эшсезлек дәрәҗәсе 2,89 процент булса, 2021 елның 29 июненә эшсезләр саны 2,5 тапкыр кимегән һәм эшсезлек дәрәҗәсе 1,14 процент булып, 494 кешегә җиткән. Бу хакта «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры Юлия Демина хәбәр итте. Килеп туган икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, коронавирус йогышы аркасында, 2020 елда илдә эшсезлекнең кискен артуы күзәтелә. Алабуга районында иң аз хезмәт хакы август-сентябрь айларына туры килгән, эшсезләр саны 2 мең 178 кеше тәшкил иткән.
Бүгенге көндә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар арасында эш эзләүдә кыенлыклар кичерүчеләр дә бар. Алар — медицина күрсәткечләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар, пенсия алды яшендәге гражданнар, авыл җирлегендә яшәүчеләр. Агымдагы елның 5 аенда 599 кеше эшкә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев