Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бу язда Алабуга районында 52,7 гектар җирне чәчү планлаштырыла

Бу мәйданга язгы бөртекле, бөртекле-кузаклы, азык һәм башка культуралар чәчеләчәк.

Яз үзен озак көттермәде - тиздән ул сабанчыларны кырга чакырыр. Язны лаеклы каршыларга әзерме соң алар? Шул сорау белән без район авыл хуҗалыгы идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Маргарита Сотниковага мөрәҗәгать иттек.
- 2014 елгы чәчүнең эш планы төзелгән инде. Анда дым ябылу, язгы һәм азык культуралары чәчү вакытлары, чәчүлекләрне тукландыру кебек агротехник чаралар каралган.
Язын чәчеләсе җирнең гомуми мәйданы 52,7 гектар: язгы бөртекле, бөртекле-кузаклы, азык һәм башка культуралар. Район кырларында амарант дип аталучы бөртекле культура чәчәргә ниятлиләр.
- Бу көннәрдә Алабуга юлларында ашлама төягән машиналарны күрергә була. Аларның запасы күпме?
- Әлегә 300 тонна. Нигездә, бу Яңа Менделеев заводыннан китерелгән аммиак селитрасы. Аны республика хисабыннан бүлеп бирәләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үз акчалары да тотылачак. Һәр чәчүлек гектарга 10,5 килограмм ашлагыч матдә кертергә кирәк.
Ашлама чыгару белән актив шөгыльләнүче "Морт" агрофирмасы һәм "Нократ таңнары" җәмгыятен билгеләп үтәсе килә.
"Яшь көч" агрофирмасында туфрак эшкәртүче һәм чәчкеч агрегатларны бүгеннән үк кырга чыгарырга була. Биредә авыл хуҗалыгы техникасы гына түгел, бик яхшы сыйфатлы орлык материалы да әзер. Һава җылыну белән орлыклар авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртеләчәк, моның өчен дә барысы әзер.
Галина ВАДИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев