Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Булдырмау яхшырак

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен барысы да үтәми.

Алабуга районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге башлыгының урынбасары Мәлик Мөхәмәдиев хәбәр иткәнчә, быел Алабуга районында килеп чыккан 56 янгын очрагының күпчелеге чүп яндыру белән бәйле.

Янгыннарны булдырмау һәм янгын вакытында утның бина һәм корылмаларга күчүен искәртү максатында, Күзәтчелек эшчәнлеге органнары бүлегенең вазифаи затлары торак йортларда профилактик тикшерүләр үткәрә, урманлыкка якын урыннарга махсус игътибар бирелә. Бу бакчачылык ширкәтләренә дә кагыла.

Тиз янучан әйберләрне саклау һәм чабылмаган үлән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүнең беренчел чараларын бозу булып тора. Андый тәртип бозулар өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Штраф күләме 200 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев