Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бушлае тәмамлана

Татарстан Росреестр хезмәте мәгълүмәте буенча, фатирларын хосусыйлаштырырга теләгән гражданнарның гариза тапшыру өчен аз гына вакыты калды.

Бушлай приватизация ясап, торакны милек итеп алу быел 1 мартта тәмамлана. Җитешми калганнар яши торган торакларын бүләк итә, сата, мирас итеп калдыра алмаячак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләр һәм физик затлар хокуклары күчүне теркәү бүлеге башлыгы Галина Гончарова аңлатуынча, кагыйдә буларак, приватизацияләнергә тиешле торак иске фондка карый, шуңа күрә ул кадастр исәбендә инде, шунлыктан аны кадастр исәбенә куярга кирәкми. Димәк, милек турында яңа закон буенча, милек хокукын рәсмиләштерү өчен 7 эш көне җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев