Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабугада 31 ишегалды төзекләндереләчәк

Төзекләндерү эшләре "Безнең ишегалды"республика проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

Быел Алабугада 31 ишегалды төзекләндереләчәк. Төзекләндерү эшләре "Безнең ишегалды" республика проекты кысаларында тормышка ашырылачак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. 

Кичә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Землянухин һәм Разведчиклар урамнарындагы йортларның ишегалларында икенче кварталда башкарылачак эшләр фронтын карады. Биредә быел барлыгы 7 ишегалды төзекләндереләчәк, алар 24 күпфатирлы йортны берләштерә. Территорияләрне чистарту эшләре башланды инде, төп этап кар эреп беткәннән соң үткәрелә.

Муниципалитетның бурычы: халыкның иминлеген тәэмин итү, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев