Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабугада өч балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк

Болар – 13нче, 18нче балалар бакчалары һәм Танайка балалар бакчасы.

Шулай ук быел Горький урамында 140 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. Ул “Демография” милли проекты ярдәмендә мөмкин булачак. Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге – Президент куйган өстенлекле бурычларның берсе. Безнең район территориясендә барлыгы 11 милли проект гамәлгә ашырыла. Шулардан 2019 елда 12 объектта 7 милли проект буенча билгеле бер эшләр башкарылды. Мәсәлән, “Демография” милли проекты кысаларында Алабугада 220 урынга исәпләнгән 40нчы балалар бакчасы төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев