Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабугада күпфатирлы 25 йорт капиталь ремонт программасына керде

12 йортта фасадларны яңарту планлаштырыла, шуларның 6сы тулысынча җылытып ремонтланачак.

Эшләрнең бу төренә узган елда да аерым игътибар бирелгән. Шулай итеп, 8нче йортның фасады тулысынча җылытылган. Бу йортның тышкы торышын гына яңартып калмыйча, халыкның акчаларын да янга калдырырга мөмкинлек биргән. Фасадлары тулысынча жылытылган һәм һава торышына карап җылылыкны көйләү приборы урнаштырылган йортларда җылылык энергиясен куллануны анализлау шундый нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек биргән, анализны Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты хезмәткәрләре үткәргән (Нефтьчеләр проспекты буенча алты йорт һәм Пролетар урамындагы 52нче йорт алынган).

— Капиталь ремонт ясаганчы, бер айга 7 күпфатирлы йорт буенча җылылык энергиясен куллануның гомуми күләме 668 Гкал, халыкның «җылылык» хезмәте буенча чыгымнары суммасы − 1,4 миллион сум, ә үткәрелгән капиталь ремонттан соң чыгымнар − 1,29 миллион сум, җылылык энергиясе 608,31 Гкал тәшкил иткән. Аена гомуми кимү — 7,7 процент, экономия — 108 мең сум, хәтта тарифны 2020 елның 1 июленнән 1,4 процентка арттыруны исәпкә алган очракта да. Кулланылган ресурс өчен түләү дәрәҗәсе 2,2 проценттан 21,3 процентка кадәр кимегән.

Сүз уңаеннан, иң күбе Пролетар урамындагы 52нче санлы йортта яшәүчеләр экономияләгән, биредә фасадның ян-як диварларын җылыту һәм һава торышына карап җылылыкны көйләү приборын урнаштыру буенча комплекслы эшләр башкарылган. Бу йортта яшәүчеләрнең экономиясе — 40 мең сум.
Капиталь төзекләндерү кысаларында Суворов училищесында урнашкан ике йортны ремонтлау планлаштырыла. Биш күпфатирлы йортта йорт эчендә инженерлык системаларын ремонтлау эшләре башкарылачак. Шәхси җылылык пунктын урнаштыру эшләре 4 күпфатирлы йортта алып барылачак.
Бу елга программаны финанслау лимиты — 133,6 миллион сум. 

— Эшләрне үтәү нәтиҗәләре буенча 2020 елда экономия суммасы 2021 елга күчереләчәк, шул рәвешле программаны финанслау лимиты якынча 6 миллион сумга артачак, — дип хәбәр итте ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин.

Алабуга, Нефтьчеләр проспекты, 60 йорт 
Алабуга, Нефтьчеләр проспекты, 62 йорт 
Алабуга, Нефтьчеләр проспекты, 64 йорт 
Алабуга, Нефтьчеләр проспекты, 70 йорт 
Алабуга, Нефтьчеләр проспекты, 72 йорт 
Алабуга, Тынычлык проспекты, 5 йорт 
Алабуга, Хирург Нечаев урамы, 15 йорт 
Алабуга, Пролетар урамы, 2 йорт 
Алабуга, Пролетар урамы, 24 йорт 
Алабуга, Зур Покров урамы, 11 йорт 
Алабуга, Зур Покров урамы, 17а йорт 
Алабуга, Тынычлык тыкрыгы, 8 йорт 
Алабуга, Азин урамы, 135 йорт 
Алабуга, Пролетар урамы, 10 йорт 
Алабуга, Кече Покров урамы, 33 йорт 
Алабуга, Нефтьчеләр проспекты, 3 йорт 
Алабуга, Нефтьчеләр проспекты, 279 йорт 
Алабуга, Тойма урамы, 8 йорт 
Алабуга, Чапаев урамы, 48а йорт 
Алабуга, Кирпеч заводы урамы, 3 йорт 
Алабуга, Мәрҗани урамы, 28 йорт 
Алабуга, Мәрҗани урамы, 30 йорт 
Алабуга, Таҗи Гыйззәт урамы, 16 йорт 
Алабуга, Таҗи Гыйззәт урамы, 18 йорт 
Алабуга, Таҗи Гыйззәт урамы, 20 йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев