Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 миллиард сум тоту планлаштырыла

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип ышандырды. 

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк дип ышандырды. Быел аны гамәлгә ашыруга 8 миллиард сум тоту планлаштырыла. Бу хакта республика башлыгы федераль һәм республика матбугат чаралары вәкилләре белән оештырылган очрашуда хәбәр итте. 

Миңнеханов сүзләренчә, былтыр әлеге программа буенча 8 миллиард сум акча тотылган, быел да шул ук сумманы үзләштерү күздә тотыла: «Без бу программаны өч елга исәпләдек. Тик барлык эшләрне башкарып чыгар өчен безгә иң аз дигәндә биш ел кирәк», — дип өстәде ул.

Ишегалларын төзекләндерү буенча эшләр сыйфатлы башкарылырга тиеш дип ассызыклады ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев