Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел суда һәлак булган татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда коенган

Ел башыннан республикада 39 татарстанлы батып үлгән.

Быел республика сулыкларында батып үлгән татарстанлыларның күбесе тыелган урыннарда коенган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.
Ел башыннан республикада 39 татарстанлы батып үлгән, аларның 16сы узган атнада үлгән. Кызганычка каршы, батып үлүчеләр арасында балалар да бар. 
"Кешеләр үлеменең төп сәбәбе — җиһазландырылмаган урыннарда коену. Моннан тыш, узган атнада һәлак булган 16 кешенең алтысы исерек булган, — дип белдерде спикер.
Коену сезоны башланганнан бирле барлыгы 11 кеше батып үлгән, алар исерек хәлдә коенырга киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев