Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Язылу кампаниясендә балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ арткан

13 декабрьгә кадәр басмаларга 13 процент ташлама белән язылырга була.

2021 елның 1нче яртыеелыгына басма матбугатка язылу вакытында балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ арткан. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына язылырга теләк белдерүчеләр аеруча күп. Бу хакта мәгълүматны почта бүлекчәләрендә расладылар. Моннан тыш, tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн язылучылар арткан.
Бу басмаларның баш редакторлары сүзләренчә, һәр санда QR-код бар. Шушы код буенча күчеп мультфильм, видеоролик карарга, мастер-классларда катнашырга була. 
13 декабрьгә кадәр басмаларга 13 процент ташлама белән язылу мөмкинлеге бар. Балалар өчен газета-журналларга Татарстаннан тыш, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә языла ала. 
Шулай ук бу көннәрдә районның «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына да ташлама белән язылырга мөмкин. 9 декабрьдә үткәреләчәк Әбунәче көнендә 3нче почта бүлекчәсендә (Тынычлык пр, 16) район газетасына язылучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Язылу декадасында 13 декабрьгә кадәр «Алабуга нуры» газетасына язылу 685,08 сум булачак (786 сум урынына), ә «Новая Кама» — 726, 24 сум (834 сум урынына).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев