Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Быел 22 ветеран фатирлы булачак

Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары һәм аларның балалары торак шартларын быел ук яхшырта алачак.

22 гаилә быел яңа фатирда өй туйлары үткәрә алачак. Алардан соң чиратта санаулы гына кешеләр кала.

"Бүгенге көндә бездә чиратта 4 кеше тора. Озакламый бу программа тулысынча тормышка ашырылачак", - ди социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Прохорова.

Яңа йортларда фатирлар бетү сәбәпле, программада катнашучыларның күбесе фатирларны икенчел торак базарында сайлаячак.

Әлеге программа кабул ителгәннән бирле торак шартларын 311 алабугалы яхшыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев