Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бюджеттагылар төзелеш башлый

"Радужный" поселогында тиздән инженерлык челтәрләре салына башлаячак.

Алабугада кабул ителгән "Бюджеттагыларга - җир"программасы тулы куәтенә эшли башлады. "Радужный" поселогында 14 йорт тулысынча төзелеп бетте. Ә барысы 120 участокта төзү эшләре бара.

Бүген поселокта инженерлык челтәрләрен сала башлау өчен әзерлек эшләре үткәрелә. Аларның гомуми озынлыгы 11 километр тәшкил итәчәк. Беренче этапта су белән тәэмин итү челтәрләре салыначак. Кирәкле материаллар сатып алынган инде. Бу эшләр көзен тәмамланыр дип исәплиләр. Ел дәвамында электр, аннан соң газ үткәрү эшләре алып барылачак.

Поселокта барлыгы 260 участок бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев