Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллы фатирларының берсендә иртән уянган балалар әти-әниләренең үле гәүдәләренә тап булган

Фаҗига Мәләкәс аръягы микрорайонындагы бер йортта килеп чыккан. 


Чаллы шәһәрендә ике бала, иртән йокыдан уянгач, әти-әнисенең үлүен күргән.

Фаҗига Мәләкәс аръягы микрорайонындагы бер йортта килеп чыккан. 7 һәм 10 яшьлек ике бала иртән әти-әнисенең мәетенә тап булган. Олырагы аларны «уятырга» тырышып караган, әмма файдасы булмаган. Шуннан соң ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар исә ир белән хатынның үлемен раслаган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, 43 яшьлек ир-ат 35 яшьлек хатынын буып үтергән, шуннан соң үзенә кул салган дип фаразлана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хатынның ире белән аерылышырга ниятләве дә әлеге фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин.

Фаҗига урынына Чаллы прокурорының беренче урынбасары Айдар Галиев барган.

«Ятим калган балаларны урнаштыру мәсьәләсе социаль хезмәтләр компетенциясендә. Прокуратура бу мәсьәләне үз контроленә алды», — дип сөйли ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев