Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллыда социаль ипотека буенча төзелгән йортка яраклылык турында нәтиҗә бирелде

Әлеге документ ярдәмендә йорт куллануга тапшырылачак һәм 180 гаилә фатирлы булачак.

ТР дәүләт төзелеше күзәтчелеге Чаллыдагы 180 фатирлы яңа йортка проект документациясенең яраклылыгы турында нәтиҗә бирде. 
Йорт республиканың социаль ипотека программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Әлеге документ ярдәмендә йорт куллануга тапшырылачак һәм 180 гаилә фатирлы булачак. Йорт территориясендә балалар мәйданчыгы, архитектура формалары урнаштырылган, агач-куаклар утыртылган. Йорт социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ятим балалар өчен төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев