Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чаллыда яшәүче хатын-кыз бер ел эчендә өч балалы әни булган

Бу сирәк очрый торган күренеш. 

Якшәмбе көнне Кама балалар медицина үзәге акушер-гинекологлары Чаллыда яшәүче хатын-кызга 2020 елда өченче тапкыр бәбәйләргә булышканнар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. 

Малай 3590 грамм авырлыкта, буе 53 сантиметр булып туган. Аңа Сәет дип исем кушканнар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның гыйнварында бу хатын-кыз инде игезәк бала тудырган. 

КДМЦның акушерлык һәм гинекология буенча баш табибы Алексей Эстрин сүзләренчә, әни белән бәби үзләрен яхшы хис итә. Врач әйтүенчә, бу вакыйгада шунысы кызыклы: ханым бер календарь ел эчендә күп балалы әни булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев