Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чиләбедә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондларыннан күргәзмә ачылды

Көньяк Урал дәүләт тарихи музеенда (Чиләбе шәһәре) Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге фондларыннан «Татарларда кунакта» проекты кысаларында күргәзмәне ачу тантанасы булды.

Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Россия музейлар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы, Россия Рәссамнар берлеге, «Эссен Продакшн АГ» предприятиесе ярдәме белән оештырылды. Күргәзмә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеген тантаналы ачуда Заманча этносәнгать музее мөдире Зилә Нигамаева һәм Сирәк коллекцияләр галереясы мөдире Камил Купаев тәкъдим итте. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарларда кунакта» күргәзмәсендә 300дән артык әйбер — кием-салым, савыт-саба үрнәкләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре, музей-ядкарьлекнең халыкара этно-арт-проектларында катнашучыларның сәнгать эшләре тәкъдим ителә. Ул XIX гасыр азагы — XX гасыр башындагы бай этнографик материалны үз эченә ала.
Күргәзмәгә килүчеләр Татарстан тормышының төрле өлкәләре белән таныштылар, республика турында фильм карадылар, традиция буенча «Эссен Продакшн АГ» АҖ тәкъдим иткән татар милли ризыгын һәм кондитер эшләнмәләрен татып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев