Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Чүп өчен кем жаваплы?

Шәһәр һәм районның көнкүреш калдыкларын чыгаручы Идел буе экологик компаниясе (ПЭК) үз вазифаларын тиешенчә башкармый. Шуңа күрә сентябрь аенда Алабугадагы чүпне яңа компания чыгара башлаячак.

Шәһәрдәге чүп-чар өемнәренә зарланып язылган һәм шәһәр-район башлыгына адресланган хатлар еш килә. Геннадий Емельянов башкарма комитет алдында әлеге мәсьәләне төптән хәл итү бурычын куйды.

Шәһәр һәм район башкарма комитет җитәкчеләре әйтүенчә, машиналар җитмәү сәбәпле, Идел буе экологик компания көнкүреш калдыкларын чыгару графигын төгәл үти алмый. Мондый кыенлыклар компаниядә әледән-әле барлыкка килеп тора. ПЭК эшчәнлегенә тиешле контроль ясалмады, дип танырга мәҗбүр булды җитәкчеләр.

Район башкарма комитет җитәкчесе Илмир Камалетдинов әйтүенчә, мондый төр хезмәтләрне тәкъдим итүчеләр күп. Хәзерге вакытта алар белән сөйләшүләр алып барыла. Сентябрь аенда инде Алабугада көнкүреш калдыкларын чыгаручы яңа компания эшли башлый, ул шәһәрнең бер өлешенә хезмәт күрсәтәчәк, дип ышандырды Илмир Камалетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев