Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Cәмигуллин: Гайнетдин барлык мөселманнар исеменнән сөйләү хокукын хосусыйлаштырырга омтыла

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе РФ мөфтиенең сектантлыкта гаепләнгән хатын шәрехләде.

Равил хәзрәт Гайнетдин Россия мөселманнары исеменнән хәбәр итү хокукын «хосусыйлаштырырга» омтыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин сектантлыкта гаепләүләр белән бәйле вәзгыятьне шәрехләп, шундый фикер белән уртаклашты.

Самигуллин хәбәр иткәнчә, хат ТР Президенты Аппаратына рәсми рәвештә кергәнче һәм РФ Диния нәзарәте сайтында бастырылганчы ук таратылган.
Дүшәмбе көнне Татарстан Диния нәзарәте рәисе съездда ТР Диния нәзарәте җитәкчелегендә 4 ел эшчәнлек нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.

"Шулай булгач, хат язуның төгәл сәбәпләрен Аллаһ үзе генә белә. Ә Равил хәзрәткә сәламәтлек һәм яхшы Рамазан телим!"—диде ТР Диния нәзарәте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев