Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

COVID территориясе: Алабуга госпитале ничек эшли

Алабугада коронавирус белән авыручыларны кабул итү госпитале эшли башлаганнан бирле аннан инде 12 пациент чыгарылган.

Бу хакта Алабуга районының баш эпидемиологы, госпиталь җитәкчесе Азат Гайсин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта (15 июньгә мәгълүматлар буенча. — Авт. иск.) госпитальдә 74 кеше дәвалана. Шуларның сигезе — Алабугада яшәүчеләр. Госпитальнең өч ИВЛ аппараты белән җиһазландырылган булуына карамастан, хәзерге вакытта пациентларның берсе дә үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылмаган. Әмма, дүрт пациент хәзерге вакытта кислород терапиясе ала. Шулай итеп, Алабуганың COVID-госпиталендәге пациентларының хәле, нигездә, уртача авырлыкта дип бәяләнә, ди госпиталь җитәкчесе. Госпиталь авыруның кискен формасы күзәтелгән пациентларны кабул итми.
— Безгә пациентлар Яр Чаллыдан китерелә. Чаллыга исә «таҗлы» вирус йоктырган пациентларны республиканың төрле почмакларыннан алып киләләр. Чаллыдагы хастаханә, асылда, бүлү госпитале, анда авырулар 5-6 көн генә ята, ә аннары алар төрле дәрәҗәдәге (1дән 6га кадәр) госпитальләргә җибәрелә. Безнең Алабуга госпитале 5нче дәрәҗәдәге.
Азат Гайсин сүзләренә караганда, бүген COVID-госпитальдә 45 хезмәткәр эшли. Аларның эш көне түбәндәгечә оештырылган: 6 сәгать алар «кызыл» зонада эшли, 12 сәгать ял итәләр. Коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен госпиталь бинасының икенче катында хезмәткәрләр өчен тулай торак оештырылган. Анда кирәкле барлык шартлар да тудырылган, шул исәптән ашау-эчү өчен дә. Дүртенче һәм бишенче катлар пациентларга бүлеп бирелде, ди Азат Сөнәгат улы.
— Бәхеткә, бүген госпитальдә балалар юк. Безнең пациентларның күбесе — хроник авырулар, әйтик, диабет, бөер, үпкә авырулары булган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, аортокоронар шунтирование кичергән кешеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык хезмәткәрләр дә «кызыл» зонага керер алдыннан саклану чараларын көчәйтә: махсус костюмнар, ике пар перчатка, күзлек-респираторлар кияләр. «Кызыл» зонага керү бары махсус магнит ачкычлары ярдәмендә генә мөмкин.
15 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, Алабуга районында COVID-19 белән авыручылар саны 47 кеше тәшкил итә. Мондый мәгълүматлар район җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашында зум режимында узган коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның чираттагы утырышында яңгырады, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. Авыруларның 9ы стационар дәвалауда, шул исәптән Яр Чаллының дәвалау оешмаларында да.
Изоляция режимының берникадәр йомшаруына карамастан, Рөстәм Нуриев алабугалыларны үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеге турында кайгыртырга, сәүдә объектларында битлек һәм перчаткалар киюне дәвам итәргә һәм мөмкин булган кадәр элемтәләрне чикләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев