Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Данииил Потапов өенә кайткан

Өч яшьлек Даниил Израильдә дәваланганнан соң, Казанга кайткан.

Бераз ныгыгач, ул Алабугадагы әби-бабайлары янына да киләчәк.

Үткән елның мартында малайга "остеопетроз" диагнозы куелган иде, аның тормышын Израиль клиникаларының берсендә саклап кала алдылар. Моның өчен 19 миллионга якын акча кирәк булды. Алабугалылар акча җыюга әһәмиятле өлеш кертте (сабыйның әти-әнисе чыгышы белән Алабугадан). Акча җыю буенча төрле марафон, концерт, ярминкәләр үткәреп, бөтен халык 11 миллион сум җыюга иреште. Июньдә хәйрия фонды "Русфонд" җитмәгән кадәресен күчерде һәм июльдә үк Даниилга сөяк миен күчерү буенча операция ясалды.

Аннан соң малай реабилитация үтте, кальций хәзер сөякләрендә тупланмый. Аның әле Израильдә берничә тикшеренү узасы бар, иң мөһиме - бала исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев