Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дарулармы, акчалата ярдәмме?

Бушлай дару алучылар алдында ел саен шундый сорау тора: ташламаны сакларгамы, әллә акчалата ярдәм алыргамы?

− Социаль ярдәм, шул исәптән бушлай дарулар да безнең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән. Бу ярдәмнең төрен дөрес сайлау бик әһәмиятле, − ди медицина хезмәткәрләре.

Озакка сузылган авырулары көчәеп китмәгәндә, үзен яхшы хәл иткән кеше ташламаны акчалата ярдәмгә алыштырырга да мөмкин. Хәле начарланып китсә, авыруны дәвалау өчен бу акчаның гына җитмәве бар. Гаилә кеременә кыенга туры киләчәк, чөнки дарулар очсыз түгел бит.

− Әгәр сез башта акчалата ярдәмне сайлап, аннан соң дөрес эшләмәгәнегез ачыкланса, шунысын белү кирәк: Пенсия фондына тиешле гариза язганнан соң гына социаль хезмәтләр тупланмасын кире кайтарып була. ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы моны шушы елның 1 октябренә кадәр хәл итәргә киңәш бирә. 1 октябрьдән соң бу хокукны ел дәвамында яңарту мөмкин булмаячак, чөнки ул Россия Федерациясе законнары белән каралмаган, − дип кисәтә табибләр.

Карар кылыр алдыннан, дәвалаучы табиб белән киңәшергә онытмагыз. Ташлама хокукына ия булучыларның үзләренең сәламәтлеге генә түгел, якыннарының сәламәтлеге һәм тынычлыгы да аларның социаль тупланма төренең кайсысына өстенлек бирүенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев