Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты барлыкка киләчәк

Ел ахырына Татарстанда барлыгы 66 гериатрия кабинеты эшләячәк.

Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Быел Татарстанда барлыгы 66 гериатрия кабинеты эшләячәк. Республикада яшәүче 3,7 мең өлкән яшьтәге кешегә гериатрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла. 
Республиканың 26 муниципаль берәмлегендә амбулатор шартларда гериатрия ярдәме оештырылган. 46 сырхауханә базасында 47 гериатрия кабинеты эшли. 
2019 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре гериатрия кабинетларын җиһазлауга 1 миллион 252 мең сумнан артык акча юнәлдергәннәр. 
Алабугада гериатрия кабинеты 2019 елның 5 июлендә ачылды. Ул «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты ярдәмендә барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев