Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Демография” илкүләм проекты кысаларында 21,5 мең өлкән яшьтәге кеше медицина тикшеренүе үткән

2020нче ел азагына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 93 мең кешене медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла.

Быел “Демография” илкүләм проекты һәм “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында 21 589 өлкән яшьтәге кеше медицина тикшеренүе үткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

COVID-19 коронавирусы пандемиясе белән бәйле рәвештә, 1 апрельдән медицина тикшеренүләр вакытлыча туктатылып тора. Шулай да 2020нче ел азагына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 93 мең кешене медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла.

Шулай ук быел 13 муниципаль район инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне даими карап-тәрбияләп тору программасында катнаша. 

Коммерцияле булмаган оешмалар көчен җәлеп итеп, “сиделка” хезмәте тәкъдим ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев