Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Депутатлар яңа урамнарның исемнәрен әйтте

Алабугада ХVII шәһәр советы сессиясе булды. Анда депутатлар бертавыштан яңа урамнарның исемнәре өчен тавыш бирде.

"Алабуга шәһәренең урам һәм тыкрыгына исем бирү турында"гы доклад белән райбашкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча урынбасары Ольга Никитина чыгыш ясады.

Хәзер элекке медицина санитария бүлеге, "Түбән Кама" милли паркы бинасы һәм "Космос" санаторий-профилакторие урнашкан территорияләр Кызыл Тау һәм Кама тыкрыгы дип атала.

Танайка урманындагы бу табигый урынга Каманың текә ярының кызыл төсе исем бирә. Бу урын Иван Шишкинның "Красная Горка близ Елабуги" дип аталган картинасы буенча таныш. Кызыл Тауның күзәтү мәйданыннан Кама елгасы үзәнлегенең гүзәл панорамасы ачыла, ул табигатьнең геологик һәйкәле буларак та игътибарга лаек.

Көн үзәгендә шулай ук депутатларга 17 нче санлы бер мандантлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар нәтиҗәсе турында мәгълүмәт җиткерү соравы да торды. Исегезгә төшерәбез, алар депутат Камил Галимовның вазифаларын вакытыннан элек үз өстеннән төшерү белән бәйле.

- Сайлауларда барлыгы 577 кеше катнашты. Килү 19, 61 процентны тәшкил итте. Өстәмә сайлауларда 15 кандидат катнашты. Сайлау нәтиҗәләре буенча 63 процент тавыш җыйган Павел Тунгусков җиңде, - дип белдерде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Смирнов.

Сессиядә Павел Тунгусков коллегаларына тәкъдим ителде, ә Геннадий Емельянов, туган шәһәре өчен хезмәтендә уңышлы депутат эшчәнлеге теләп, аңа таныклык һәм Алабуга шәһәре Советы депутаты билгесен тапшырды.

Аннары шәһәр мэры "Өченче чакырылыш Алабуга шәһәре Советы Президиумы составына үзгәртүләр кертү турында"гы доклад белән чыгыш ясады.

- 2015 елның 22 сентябрендә, шәһәр Советының өченче чакырылышының беренче сессиясендә, Алабуга шәһәре Советы Президиумы составына 5 депутат сайланган иде. 17 нче санлы бер мандантлы сайлау округы буенча депутат Камил Галимовның вазифаларын вакытыннан элек үз өстеннән төшерү сәбәпле, шәһәр советы Президиумы составын тулыландырырга кирәк. Алабуга шәһәре Советы Президиумы составына шәһәрнең 15 нче санлы сайлау округы буенча депутат Ривал Исмагилович Зариповны сайларга һәм Алабуга шәһәре Советы Президиумын яңа составта кабул итәргә тәкъдим итәм, - диде ул. Тәкъдимне депутатлар бертавыштан раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев