Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Диана Гурцкаяның хыялы Алабугада тормышка ашты

Россиянең атказанган артисты Диана Гурцкая Алабуга сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

8 Март бәйрәме үтте, ә бүләкләр дәвам итә. Шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм узды — хатын-кыз медикларны танылган җырчы үзенең чыгышы белән сөендерде.

Россиянең атказанган артисты Диана Гурцкая Алабуга сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Медицина хезмәткәрләренә мондый бүләкне район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм ТР Дәүләт Думасы депутаты Тимур Шаһивәлиев әзерләгән.

Шәһәр җитәкчелеге исеменнән Диана Гурцкаяга чәчәк бәйләмен район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов тапшырды.

2020 ел тарихка иң куркыныч елларның берсе буларак кереп калачак. COVID-19 меңләгән кешенең гомерен өзде. Бу вакыт һәркайсыбыз өчен авыр сынау булды, бигрәк тә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен. Бүген алар үзләренең кирәклеген һәм әһәмиятен аеруча нык тоя. Ел дәвамында көн-төн алар йөзләгән кеше гомерен саклап калу өчен көрәштеләр. Табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар — күбесе хатын-кызлар. Алар өчен медицина һөнәр генә түгел, ә — сәләт.

Үз чыгышында бу турыда Диана Гурцкая да билгеләп үтте:
— Кадерле хатын-кызлар! Безнең янда булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Йокысыз төннәр, үз һөнәрегезгә булган ярату һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт. Көн-төн, үз-үзегезне аямыйча, сез тормышларының авыр минутларында кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да эшлисез. Мондый мизгелләрдә сез үз гаиләләрегезне, балаларыгызны калдырасыз, әмма кешеләргә кирәк булуыгызны аңлыйсыз. Бүген мин сезгә бөтен мәхәббәтемне һәм күңел җылымны бүләк итәм. Сез нинди гаҗәеп, матур, мәрхәмәтле, якынсыз. Миңа моны хәтта күрергә дә кирәкми — мин моны сизәм.

Сәхнәдә бу көнне шәһәребезнең яшь йолдызлары да чыгыш ясады. Алар арасында «Орхидея» эстрада бию студиясе дә бар иде.

— Мин сәхнәгә «Хыял» («Мечта») җыры белән чыктым. Дөресен генә әйткәндә, башка җыр белән чыгыш ясарга җыенган идем. Сәхнә артында басып торганда, миңа сәхнәдә искиткеч фәрештәләр биегәнен әйттеләр. Һәм миңа шундый фикер килде — җырлаганда алар минем белән бергә булачаклар. Минем өчен бу зур дәрәҗә, балаларга зур рәхмәт, — диде җырчы. — Минем хыялым тормышка ашты — бүген мин шушы сәхнәдә. Сезнең янга тагын бер тапкыр килергә хыялланам. Сез моңа ничек карыйсыз? — дип тамашачыларга мөрәҗәгать итте ул.

Залдагылар бу идеяне көчле алкышлар белән хуплады. Диана Гурцкая чыгышы вакытында залда бала тавышы ишетте. Аның реакциясе яшен тизлегендә булды: «Син минем кояшым, сәламәт бул!» — диде ул. «Балаларның көлүен ишетү нинди бәхет ул. Аның һәр гаиләдә яңгыравын телим», — дип өстәде җырчы.

Диана Гурцкая Алабугада беренче тапкыр, әмма үзе әйтүенчә, алабугалылар аны бик рухландырган һәм бирегә ул кабат кайтырга әзер. «Мин сезгә тагын бер тапкыр килермен дип өметләнеп калам. Музыкантлар һәм балет белән. Сүз бирәм!» — диде ул.

Диана Гурцкаяның җырларын күпләр белә, бигрәк тә утыз яшьтән өлкәнрәкләр. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, алар аның җырларын яттан белә. Тамашачылар җырчыга кушылып җырлады, үз телефоннарына төшерделәр. Соңгы җырыннан соң зал Диана Гурцкаяны аягүрә алкышлады.
Апалы-сеңелле Дарья һәм Надежда Потаниналар (күзе күрмәүчеләр) сәхнәгә чыгып җырчыга чәчәкләр бүләк итү бәхетенә иреште.

Надежда Потанина:
— Диана Гурцкая белән очрашу минем тормышымда беренче генә түгел, 2015 елда без бертуганым белән «Белая трость» фестивалендә катнаштык, ул бик якты тәэсирләр калдырды. Бу очрашу онытылмаслык булды! Концертта «Без бергә булганда» җыры башкарылуы миндә әйтеп бетергесез хисләр калдырды.

Дарья Потанина:
— Җир йөзендә Диана Гурцкая кебек кешеләр булуы бик шәп! Ул безне яңа казанышларга рухландыручы, тормышка яңача карарга этәрүче һәм үзенең искиткеч тавышы белән бәйрәм бүләк итүче кеше. Аның концертыннан мин бик уңай хис-кичерешләр алдым. Диана безне озак вакыт туктаусыз чыгышы белән сөендерде һәм аның тавышы бер тапкыр да сынатмады, шунысы сокланырлык.

Айгөл Фәттахова, шәһәр сырхауханәсенең шәфкать туташы:
— Диана Гурцкая концерты бик ошады, мин бик канәгать. Без аның җырларын тыңлап үскән кешеләр, һәр җырын яттан беләбез. Мин аны элек телевизордан тыңлый идем, ә хәзер шәһәребез сәхнәсендә күрдем. Безгә килгәне өчен зур рәхмәт аңа.

Светлана Гатиатуллина, Алабуга Үзәк хастаханәсенең операция бүлеге шәфкать туташы:
— Күңелле сюрприз, әлбәттә, сүз дә юк. Мондый дәрәҗәдәге йолдызлар безгә еш килми. Ә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан булуы икеләтә күңелле.

Оксана Дәүләтшина, Алабуга Үзәк хастаханәсенең дәвалау физкультурасы методисты:
— Диана Гурцкая иҗаты белән мин таныш, аның концертына эләгүемә шатланам, мондый мөмкинлек өчен рәхмәт белдерәм. Миндә бары тик уңай хис-кичерешләр генә.

Румия Резвякова, ТР Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Алабуга район оешмасы рәисе:
— Без, хатын-кызлар өчен, бу менә дигән бүләк. Шәһәр һәм Махсус икътисади зона җитәкчелегенә танылган җырчыны якыннан күрү һәм ишетү мөмкинлеге өчен рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев