Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дилә Нигъмәтуллина иң зур сере белән уртаклашты

Бу турыда җырчы үзенең блогында хәбәр итә.

«Минем блог сезнең күбегез өчен бик якын. Аралашабыз, хәлгә керәбез, җиңүләр өчен сөенәбез... Сез миннән, мин сездән киңәш сорыйм. Блог алып баргач, тормышымдагы мөһим хәлләр белән уртаклашмый булдыра алмавымны аңлыйм. 10-11 еллар элек балалар йортына концерт белән баргач, башымда бер җитди уй барлыкка килде. Минем тәрбиягә бала аласым килде. Киләчәктә моңа киләсемне белдем... Күп еллар аны күңелемдә йөрттем. Беркемгә дә әйтмәдем. Күптән түгел күптәнге хыялымны тормышка ашыру вакыты җитүен аңладым. Мин әле юл башында гына. Сезнең белән бу тема турында сөйләшәчәкмен. Ә хәзергә уңышлар теләгез» дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: җырчының Инстграмм аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев