Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Думасы депутатлары пенсия яшен киметергә тәкъдим итә

Моңа бәйле закон проекты Федераль Җыенга кертелгән инде.

КПРФ фракциясе депутаты Геннадий Зюганов һәм сенатор Василий Иконников Дәүләт Думасына пенсия яшенә кагылышлы яңа закон проекты тәкъдим иткән. Федераль Җыен вәкилләре фикеренчә, пенсия яшен элеккеге нормаларга кайтарырга кирәк. Ягъни ир-атлар 60 яшьтән, хатын-кызлар 55 яшьтән пенсиягә чыгарга тиеш, дип саный алар.

«Пенсия яшен арттырганчы, гражданнарны финанслау механизмын җайга салырга кирәк. Пенсия фондын салымнар хисабына баетып була», — дип саный парламент вәкилләре.

Билгеле булганча, пенсия яшен арттыру буенча карар 2018 елда кабул ителде һәм 2019 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Күчеш чоры 2028 елга кадәр исәпләнгән. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев