Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дөм-Дөм авылы башлыгы күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләнде

Рафаил Бәдретдинов торак йортларны уттан саклап калу эшендә актив гражданлык позициясе һәм грамоталы эш-гамәлләр өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

"Эшлекле сишәмбе"дә район башлыгы Геннадий Емельянов Тат.Дөм-Дөм авыл җирлеге башлыгы Рафаил Бәдретдиновка Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эше һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыкның Мактау кәгазен тапшырды.

Рафаил Нурулла улы актив гражданлык позициясе һәм грамоталы эш-гамәлләр күрсәтүе өчен министрлык тарафыннан билгеләп үтелде. Аның шул сыйфатлары нәтиҗәсендә 2015 елның 28 августында Тат.Дөм-Дөм авылында торак йортларга янгын таралуына юл куелмый кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев